+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 Сентября 2025, 09:50

2 яшьлек бала бассейнда бата язган

Бәхетсезлек очрагы республика авылларының берсендә булган.

2 яшьлек бала бассейнда бата язган2 яшьлек бала бассейнда бата язган
2 яшьлек бала бассейнда бата язган

Бу хәл 2 сентябрь кичендә Куергазы районында булган.

Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2 сентябрьдә кичкә таба Яңа Мораптал авылында Больничная урамындагы бассейнда ике яшьлек малай чак кына суга батып үлми кала.

Баланы ашыгыч рәвештә Күмертау шәһәре дәваханәсенә китергәннәр. Бәхетсезлек очрагының сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, малайның хәле уртача авырлыкта.

Әти-әниләр! Балаларыгызны суда бер генә секундка да үзләрен генә калдырмагыз. Балаларга коткару жилетлары кидерергә онытмагыз. Аларның гомере сезнең уяулыкка бәйле, онытмагыз!

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас