

1 сентябрь көнне Уфада, Октябрь проспектындагы 62нче йорт ихатасында, үсмер электр самокатында хатын-кызны бәрдереп киткән. Әлеге хәл домофон камерасына эләккән. Малай туктап торуны кирәк дип санамаган. Зыян күрүче хатын исә йөзтүбән егылган, телефонын ваткан, шуңа да тиз арада полиция чакырта алмаган.
Юл полициясе үсмерне эзләп тапкан. 16 яше тулмаганлыктан, аңа карата “Юл-транспорт һәлакәте белән бәйле бурычларны үтәмәү” мәддәсен куллану мөмкин түгел. Әмма әти-әнисен баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен җәза (500 сумнан алып 2 мең сумга кадәр штраф) көтә, ә үсмерне профилактик исәпкә куюлары ихтимал.
Фото: видеодан скрин