

Уфа коткаручылары бер көнне эчтән ябык ике фатирдан сабыйларны коткарган
Гражданнарны яклау идарәсе коткаручыларына бер көн эчендә кечкенә балалары булган ике гаиләгә берьюлы ярдәм итәргә кирәк булган.
Беренче чакыру Орджоникидзе районындагы Чудинов урамында булган. Ике һәм өч яшьлек балалар әниләрен ванна бүлмәсендә бикләгәннәр, фатирга керә торган ишек тә эчтән бикләнгән була. Иң куркынычы, сабыйлар тәрәзәсе ачык булган бүлмәдә үзләре генә калган. Коткаручылар баскыч һәм егылудан саклану чараларын кулланып, өченче каттагы фатирга тәрәзә аша керәләр һәм әни кешене ваннадан чыгаралар. Бәхеткә, балалар зыян күрмәгән.
Икенче очрак Калинин районының Машина төзүчеләр урамында булган. Өч яшьлек игезәкләр фатир эчендә бикләнгән, ә әти-әниләре тышкы якта калган. Белгечләр тиз арада ишекне слесарь инструменты ярдәмендә ачып биргәннәр. Балалар куркырга да өлгерми калганнар.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Кечкенә балаларны беркайчан да бикләнә торган ишекле бүлмәдә үзләрен генә калдырмагыз
Ишек йозагы эчтән дә, тыштан да ачыла торган булсын, үзегез ышанган күршегездә запас ачкыч саклау тагын да яхшырак.
Балаларга ачкычлар һәм ишек тоткалары белән уйнарга рөхсәт итмәгез.
Ишек ябылганда балаларга гади кагыйдәләрне аңлатыгыз: ярдәмгә чакырсыннар, шакысыннар, ваннага кереп качмасыннар.
Югары катларда яшәүчеләр! Тәрәзәләргә блокираторлар, махсус йозаклар, рәшәткәләр яисә башка саклану чаралары куегыз.
Кәрәзле телефонны һәм ашыгыч хезмәтләрнең номерлары кул астында булсын, кирәк булганда 112 номерына шалтыратыгыз.
Балаларыгызны саклагыз!
Автор фотосы.