

Яңа уку елы алдыннан Нефтемакама шәһәрендә 12 яшьлек малай репетиция вакытында 11 метр биеклектәге канаттан егылып төшеп, җитди имгәнүләр алган. Билгеле булуынча, үсмер цирк артистлары гаиләсеннән. Малай авыр хәлдә, Нефтекама үзәк дәваханәсе реанимациясендә иде. Аның хәле турында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Телеграм-каналда хәбәр итте.
"Репетиция вакытында арканнан егылып төшкән 12 яшьлек малайның дәвалану барышын контрольдә тотам. Хәзер ул Республика балалар клиник дәваханәсе реанимациясендә. Сишәмбе көнне санитар авиация аны Нефтекамадан Уфага китерде. Ул күпсанлы имгәнүләр һәм сынулар алган.
Хәзер малайны үпкәләрнең ясалма вентиляциясеннән алдылар, ул үзе сулый, ләкин әлегә кислород ярдәмендә. Рошаль исемендәге Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты белән телемедицина консультациясе үткәрелде. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшли. Соңыннан озак вакытлы тернәкләндерү кирәк булачак", - дип язган социаль челтәрләрдә Айрат Рәхмәтуллин.
Фото: миндрав РБ