

Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) җитәкчесе Вероника Скворцова белдерде, дип хәбәр итә "Российская газета".
Аның сүзләренчә, җәй ахырында Агентлык Сәламәтлек саклау министрлыгына вакцинаны клиник куллануга рөхсәт алу өчен документлар тапшырган. Скворцова билгеләвенчә, вакцинаны тикшеренүләр берничә ел дәвам иткән. Соңгы өч елда бу регламентлаштырылган клиникага кадәрге тикшеренүләр булган.
Билгеле булуынча, вакцинаны берничә фәнни команда - Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге, П.А.Герцен исемендәге Мәскәү онкология фәнни-тикшеренү институты һәм Н.Н.Блохин исемендәге Бөтенрусия онкология медицина тикшеренү үзәге ясаган.
Фото: "РГ"