+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 сентябрь 2025, 04:20

“Бу фотода синме?”

Ирләрнең берсе акчаларыннан колак каккан, икенчесе кредитка чумган.

“Бу фотода синме?”“Бу фотода синме?”
“Бу фотода синме?”

Республиканың ике кешесе шундый СМС килгәннән соң, акчаларыннан колак каккан.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Яңавыл районы буенча бүлегенә 52 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Аңа мессенджерларның берсендә билгесез номердан "Бу фотода синме?” дигән хәбәр килгән. Ир ссылка буенча күчкән, ә  җинаятьчеләр моның белән файдаланган. Авыл кешесенең мобиль телефонына читтән торып керү мөмкинлеген алгач, мошенниклар аның 40 мең сумга якын шәхси акчаларын үзләштергән.

Шундый ук хәл Уфада яшәүче 53 яшьлек ир белән дә булган. Ул да билгесез номердан шундый ук текстлы хәбәр алган. Җибәрелгән сылтама буенча кергәннән соң, ир кәрәзле телефонына  мобиль кушымта урнаштырган. Җинаятьчеләр смартфонга керү мөмкинлеген кулга төшереп, 190 мең сумнан артык булган берничә кредит картасы рәсмиләштергәннәр һәм акчаларны чит банк исәпләренә күчергәннәр.

Хәзерге вакытта әлеге очраклар буенча Русия Җинаять кодексының 158 мәддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять эшләре кузгатылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: беркайчан да сезгә билгесез номерлардан җибәрелгән сылтамалар буенча күчмәгез. Фотосурәтләр рәвешендә хәбәрне җинаятьчеләр сезнең смартфонга акча урлау максатыннан кушымта урнаштыру өчен җибәрә. Уяу булыгыз!

 

Автор фотосы.

 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас