

Баймак районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре видеоблогерларны җаваплылыкка тарттырган. Полиция хезмәткәрләре социаль челтәрләр мониторингы вакытында видеога тап булганнар. Анда “ВАЗ-2107” руле артында кечкенә бала булуы күренә. Тикшерү барышында ачыкланганча, транспорт чарасы руле артында 9 яшьлек малай булган.
Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, аның әти-әнисенә карата “Балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү”мәддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр. Машинаның 23 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган. Аңа карата “транспорт чарасы белән идарә итүне хокукы булмаган затка тапшырган өчен” мәддәсе буенча беркетмә төзелгән.
Балалар әйтүенчә, абыйлары аларны популяр тренд өчен видеоролик төшерүдә катнашырга сораган.
Фото: ГАИ