+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 сентябрь 2025, 05:35

Ихатада учак яккан

Башкортстанда 12 яшьлек малай тән пешүләре алган.

Ихатада учак якканИхатада учак яккан
Ихатада учак яккан

Башкортстанда учак якканда 12 яшьлек малай пешкән. Әлеге хәл Калтасы районының Иске Калтасы авылында булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә дәваханәдән хәбәр килгән, кабул итү бүлмәсенә 12 яшьлек малай мөрәҗәгать иткән, ул йорт ишегалдында учак яккан һәм шуның нәтиҗәсендә уң кулы I дәрәҗә термик пешү алган. Ведомство мәгълүматлары буенча, баланың хәле уртача авырлыкта бәяләнә. Аны караганнан соң амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

Әти-әниләр, балаларыгызга ут белән шаяруның куркынычы турында аңлатыгыз. Өлкәннәрдән башка учак кабызырга рөхсәт итмәгез, шырпыны алар кулы тимәслек урынга алып куегыз.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас