+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
10 сентябрь 2025, 05:55

Аттан егылып, бөере ярылган...

14 яшьлек үсмерне ашыгыч рәвештә Уфага китергәннәр.

Аттан егылып, бөере ярылган...Аттан егылып, бөере ярылган...
Аттан егылып, бөере ярылган...

Санитар авиация Уфага аттан егылып төшеп, бөере ярылган 14 яшьлек үсмерне алып килгән. Бу хакта бүген социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Әти-әнисе малайны Ишембай дәваханәсенең кабул итү бүлегенә алып килә. Анда тикшерү үткәргәннән соң җитди җәрәхәт билгеләре – бөер өзелүе ачыклана. Табиблар ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник дәваханәсе белән элемтәгә керә. Балалар урологы һәм реаниматологы белән телемедицина консультацияләре үткәрелә.

Пациентны махсус медицина ярдәме алу өчен санитар авиация ярдәмендә башкалага күчерү турында карар кабул ителә.

 

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас