

Табиб-диетолог Михаил Гинзбург тукланудагы нинди хата өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерен кыскартуы турында аңлатты.
Белгеч сүзләренчә,өлкән яшьтәге кешеләрнең төп хатасы — аларның рационы тулы булмау.
"Өлкәннәр еш кына туклануларын кысалар. Мәсәлән, алар балык һәм җимешләр алып ашамый, чөнки экономияли. Еш кына без әби-бабайларның эремчек ашамавын күрәбез. Ә анда аларның сөякләренә кирәк булган кальций", – дип аңлата Михаил Гинцбург.
Диетолог көндәлек диетага ике стакан кефир кебек әче сөтле эчемлек һәм ике җимеш кертергә киңәш итә. Борчак, соя, фасоль һәм башка кузаклыларны белгеч атнага ким дигәндә биш тапкыр, майлы балыкны атнага ким дигәндә өч тапкыр ашарга киңәш итә.
Автор фотосы.