+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 Сентября 2025, 09:30

Җиде бала — гаилә җылысында

Гайнуллиннар ятимнәрне үз канатлары астына сыендырган.

Җиде бала — гаилә җылысындаҖиде бала — гаилә җылысында
Җиде бала — гаилә җылысында

Сибайда Гайнуллиннарның зур гаиләсе яши. Наил Нургали улы һәм Гөлфия Гомәр кызы җиде бала тәрбияли: Илья, игезәкләр Александр һәм Иван, Камилә, Орландо, Арслан һәм кече Илья.

Гайнулиннарның иркен йорты— һәрвакыт шау-шулы, күңелле һәм уңайлы урын. Балалар өчен биредә барысы да бар: уен һәм эш зоналары, спорт өчен почмак, иҗат өчен урын, велосипедлар һәм самокатлар. Җәй көне бөтен гаилә гаять зур бассейнда су коена, ә кичләрен бергә мәктәп эшләре турында фикер алышырга, планнар төзергә җыена.

Ата-аналар уңайлыклар тудырып кына калмыйча, балаларының тормышында да актив катнаша: бергә өй эшләрен әзерлиләр, җыелышларга йөриләр, чыгышларда һәм ярышларда ярдәм итәләр. Һәм бу үз җимешләрен бирә: балалар кызыксынып укый, спорт турнирларында җиңә, концертларда һәм конкурсларда чыгыш ясый.

Камилә, Ваня һәм Саша музыка белән шөгыльләнә, мәктәп һәм шәһәр сәхнәләрендә тамашачыларны сөендерә. Кызлар полотноларда гимнастика белән мавыга һәм мавыктыргыч номерлар күрсәтә. Өлкән Илья —футбол командасы капитаны, матчлар оештыра, ә кече Илья рәхәтләнеп бии һәм конкурсларда беренче җиңүләргә ирешкән дә инде.

Кызлар әниләре белән бергә пироглар әзерли, тегәргә өйрәнә һәм фортепианода уйный. Малайлар әтиләре белән ишегалдында кайнаша, автомобиль төзәтергә, территорияне төзекләндерү эшләрендә ярдәм итә. Алар барысы бергә Наил Нургали улы атна саен оештырган «5 чакрым» йөгерештә дә катнаша.  

Гайнуллиннар үз балаларын хезмәт сөючәнлеккә, җаваплылыкка һәм бер-берсе турында кайгыртуга өйрәтә. Гаилә—ул ярдәмләшү, ышаныч һәм уртак җиңүләр шатлыгы булуын монда һәркем белә.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас