

Республика буенча Тикшерү комитеты балигъ булмаганнарга карата хокукка каршы гамәлләр турындагы хәбәр буенча җинаять эше кузгату турында хәбәр итә. Иглин районының Акбирде авылында ике балигъ булмаган кызны утын белән кыйнаганнар.
Шаһитлар сөйләвенчә, бу хәл 7 сентябрьдә кичке 8дә Рәми Гарипов урамында булган. 16 һәм 14 яшьлек кызлар скутер һәм квадроциклда узганнар, ниндидер мизгелдә алар янына билгесез кешеләр килеп, аларны утын белән кыйнаганнар. Икесе дә тән җәрәхәтләре һәм сынулар алган, берсенең калак сөяге сынган.
"Социаль медиа мониторингы барышында билгесез кешеләрнең Акбирде авылы урамыннан скутер һәм квадроциклда узып барган ике балигъ булмаган кызга тән җәрәхәтләре китерү турында мәгълүмат ачыкланды", - дип хәбәр иттеләр Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерүчеләре Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә булган хәлнең шартларын һәм билгесез кешеләрнең шәхесләрен ачыклый.
Фото: bashinform.ru