

Уфада 13 яшьлек Әминә Кадыйрованы эзлиләр. Кызны эзләү турында «Башрегионспас» отряды волонтерлары хәбәр иткән. 10 сентябрьдән аның кайда булуы билгесез.
Кызның билгеләре: буе 170 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре кара-коңгырт, күзләре коңгырт төстә.
Югалган көнне ул өстенә кара төстәге кофта, кара блузка һәм итәк, аягына аклы-каралы кроссовкалар кигән була.
Кызның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматны белүчеләр булса, 8-937-3-102-112 яки 112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото:группа «ДПСО „БаРС“ (БашРегионСпас)», Vk