+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
12 сентябрь 2025, 05:50

Кояш кебек җылы, ягымлы балалар....

Аларның да гаилә җылысын тоеп үсәсе килә. 

Кояш кебек җылы, ягымлы балалар....Кояш кебек җылы, ягымлы балалар....
Кояш кебек җылы, ягымлы балалар....
Бүген сезне өч бертуган — Николай, Юлия һәм Мия белән таныштырабыз, дуслар. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.
Николай 2016 елның ноябрендә туган. Шат күңелле һәм аралашучан малай, үзенә яңа дуслар бик җиңел таба. Ул актив уеннарны ярата, һәрвакыт инициатива күрсәтә һәм аны мактаганда һәм хуплаганда аеруча шатлана.
2018 елның июлендә дөньяга килгән Юлия дә шат һәм изге күңелле, бай хыяллы кыз. Ул рәсем ясарга, кызыклы тарихлар уйлап табарга, уеннарда катнашырга һәм игътибар үзәгендә булырга ярата.
Мия 2022 елның февралендә туган. Ул бик актив бала, кояш кебек якты, ягымлы. Рәхәтләнеп бии, рәсем ясый, төзергә, әвәләргә ярата һәм һәрвакыт яңа мавыктыргыч шөгыльләргә әзер.
Николай, Юлия һәм Мия теләсә кайсы йортны җылылык һәм шатлык белән тутыра ала.
Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез бертуганнарның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас