+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
12 сентябрь 2025, 04:30

“Статус”ларда барысы да “идеаль яши”...

Ни өчен белгечләр башка кешеләрнең тормышын күзәтмәскә киңәш итә?

“Статус”ларда барысы да “идеаль яши”...“Статус”ларда барысы да “идеаль яши”...
“Статус”ларда барысы да “идеаль яши”...

Психологлар билгеләвенчә, биш күренеш кешенең психикасын какшата.

Беренчедән, социаль челтәрләрдә, статусларда башка кешеләрнең “идеаль тормышы”,  шулай ук, тискәре яңалыклар һәм башка мәгънәсез контентның даими басымында баш мие мәгълүмат ташкынын эшкәртергә өлгерми, бу хроник стресска, үз тормышының ниндидер идеалга туры килмәвен тоюга, авыр кичерешләргә китерә.

Үз-үзеңне тәнкыйтьләү дә психикага начар йогынты ясый. "Коточкыч күренәм", "тагын булдыра алмадым", "бернәрсә дә кулдан килми" һәм башка шундый фикерләр еш кына күп кешеләрнең эчке диалогында була. Мондый фикерләрнең куркынычы шунда, үзен даими рәвештә хәтта вак-төяк өчен дә тәнкыйтьләп, кеше үзен мотивациядән мәхрүм итә һәм үз-үзен бәяләү бик түбән була бара.

Хис-кичерешләрне тыю – кеше өчен бер дә файдага түгел, ди белгечләр.  Әйтик, ярсуны, елыйсы килүне, ачуны, үпкәне эчкә яшерү. “Яшәлмәгән” хис-кичерешләр юкка чыкмый, ә бары тик тирәнгә китә, вакыт узу белән психосоматик авыруларда, паник һөҗүмнәрдә һәм хәтта вак сәбәпләр аркасында кинәт өзлегүләрдә чагыла.

"Юк" дип әйтергә теләгәндә, "әйе" дип әдәплелек саклап әйтү, чит кешенең эшен башкару –  болар барысы да эчке үпкә үсешенә, эмоциональ януга китерәчәк.

Өйдәге тәртипсезлек, җыештырылмаганлык  һәм режим булмау – болар барысы да яшерен стресс чыганагына әверелергә мөмкин.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас