+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 сентябрь 2025, 05:55

Балалар әти-әнисез калды...

6, 9 һәм 16 яшьлек балалар янган йорттан тәрәзә аша чыгып өлгергәннәр.

Балалар әти-әнисез калды...Балалар әти-әнисез калды...
Балалар әти-әнисез калды...

Бүген Белорет районының Ломовка авылында күпбалалы гаилә яшәгән бүрәнә йортта янгын чыккан. Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе янгын сүндерүчеләре килгән. Янгын сүндерүгә 14 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Янгын вакытында йортта биш кеше булган. 6, 9 һәм 16 яшьлек балалар тәрәзә аша чыгып өлгергәннәр. Кызганычка каршы, әти-әниләре һәлак булган.

Янгынның сәбәбе һәм килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем, янгын сынау лабораториясе эксперты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли.

Әти-әниләр игътибарына:

Электр приборларын һәм газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез;

Ягыла торган мичләрне һәм җылыткычларны, бигрәк тә төнлә, караусыз калдырмагыз.

Янгын вакытында 101 яисә 112 номерына шалтыратыгыз.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас