

Мәктәп яшендәге балага 8-10 сәгать йокларга кирәк, ә 18 яшьтән башлап йокыга 7-9 сәгать багышларга кирәк, дип белдергән “Российская газета” басмасына табиб Айлина Жулаушинова.
Белгеч сүзләренчә, тирән йокы мәгълүматны кыска вакытлы хәтердән озак вакытлы хәтергә күчерә, баш миен "җыештыра" - глимфатик система аша токсиннарны чыгара һәм нейромедиаторларны тергезә.
14-17 яшьтә 8-10 сәгать йокларга кирәк, дип киңәш итә ординатор. Бу яшьтә баш мие әле формалаша, һәм аңа йокы өчен күбрәк вакыт кирәк.
18-25 яшь булганда, йокыга 7-9 сәгать багышларга кирәк, чөнки тернәкләнүгә ихтыяҗ зур.
26 яшьтән башлап олылар 7-9 сәгать йокы когнитив резервны саклау өчен тотрыклы режим булачак.
Автор фотосы.