

Мәскәү өлкәсендә дуслары белән видеоклип төшергәндә үсмер чак кына тереләй янып үлмәгән. Зыян күргән малайның әнисе Анна бу коточкыч хәлгә Интернет-төркемнең йогынтысы барлыгын сөйләде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
Әнисе сүзләренчә, 29 августта аның 17 яшьлек улы дуслары белән янәсе дә клип төшерергә киткән. Әмма кичкә таба әни кешегә ашыгыч ярдәм табиблары шалтырата, алар тәне тулысынча диярлек пешкән малайны дәваханәгә алып китеп баруларын әйтә.
"Табиб сүзләреннән, улы аңында булганда, ул аларга Одинцово районындагы урманда шашлык кыздыруларын һәм бик нык пешүен сөйләгән. Ләкин аның тән пешүләре шулкадәр көчле, хәле авыр. Табиблар сүзләренчә, тәненең 100 проценты зарарланган", - дип ананың сүзләрен китерә “РИА Новости”.
Малайның үпкәләре һәм күзләре пешкән, шулай ук күчереп утырту өчен сәламәт тире калмаган диярлек. Табиблар инде берничә операция уздырган, ләкин малайның хәле катлаулана бара, үпкә ялкынсынуы, шулай ук йөрәк һәм бөер җитешсезлеге башланган.
Бу хәлдән соң әнисе улының Телеграмда шикле төркемнәргә язылган булуын ачыклаган.
"Без аның кайбер төркемнәрдә утыруын ачыкладык, анда балаларны психологик басым ясап, сез беркемгә дә кирәк түгел, дип ышандыралар. Бу төркемнәрдә ниндидер шифр кулланыла", – дигән әни кеше бәхетсезлек очрагының әлеге төркемнәргә бәйле булуы мөмкинлеген өстәп.
Әти-әниләр, балаларыгызның Интернет челтәрендә нинди төркемнәрдә утыруына игътибарлы булыгыз, алар белән сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барыгыз. Бигрәк тә үсмер балаларга бертуктаусыз психологик басым ясарга, тиргәргә ярамый, алар сезнең терәк булуыгызны тоеп үссен.
Автор фотосы.