+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
15 сентябрь 2025, 09:20

Дару ашап агуланганнар...

Берсенә – 12, икенчесенә 14 яшь.

Дару ашап агуланганнар...Дару ашап агуланганнар...
Дару ашап агуланганнар...

Кичә кич Уфада балигъ булмаган ике баланың агулану очрагы булган. Икесе ике гаиләдә булган очрак турында социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин телеграм каналда хәбәр итә. 14 яшьлек һәм 12 яшьлек кызлар зыян күргән. Ике баланы да әти-әниләре авыр хәлдә таба һәм ашыгыч ярдәм чакырта.

Балаларны башкаланың Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә китергәннәр, анда реанимациягә урнаштырганнар. Иртәнгә аларның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяләгән.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас