

Башкортстанда агымдагы елның 1 гыйнварыннан 14 сентябренә кадәр дөньяга килгән балаларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Мәгълүматларны ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.
Сервис мәгълүматы буенча, яңа туган сабыйлар арасында иң сирәк кызлар исемнәре Ивилина, Раэлла, Алика, Мөминә һәм Вирсавия булган. Малайларга барыннан да сирәгрәк исемнәрдән: Сархан, Рэмил, Байназар, Фәррух һәм Иман дип кушканнар.
Иң популяр кызлар исемнәреннән Ева (278), Амелия (275), Әминә (272), Эмилия (258) һәм София (253) санала. Малайларга Әмир (374), Эмир (271), Тимур (264), Мирон (231) һәм Марк (225) исемнәре бик еш кушыла.
Ә сезнең якыннарыгыз арасында мондый исемнәр бармы?
Автор фотосы.