+24 °С
Дождь


Уфаның Черниковка бистәсендә 4 яшьлек бала фатир балконында бикләнеп калган. Өлкәннәрдән өйдә берсе дә булмаган. Балконда куркып елаган баланы йорт яныннан узып баручылар ишетеп, коткаручылар чакырткан.
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәре, альпинистлар кирәк-яраклары ярдәмендә, бишенче каттан төшеп, тәрәзә аша фатирга кергән һәм ишекне эчтән ачкан. Әни кешене күршеләре өй чаты аша эзләп тапканнар, баланы исән-сау әнисенә тапшырганнар.
Фото: УГЗ по Уфе