

Башкортстанда үсмер йөзек аркасында бармагын югалта язган.
Дәүләкәндә 15 яшьлек үсмер көтелмәгән хәлгә юлыккан: бармагыннан металл боҗраны салдыра алмаган һәм ул шешеп киткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башта ул йөзекне үзе салырга тырышып караган. Аннары дуслары ярдәм итәргә тырышкан, шулай ук барып чыкмаган.
Бармагы шешә һәм зәңгәрләнә башлагач, үсмер дәваханәгә килгән, табиблар ярдәм күрсәткән, ләкин йөзекне салдыра алмаганнар. Табиблар Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларын чакырткан. Дәүләкәннең 117нче янгын сүндерү-коткару часте янгын сүндерүчеләре махсус корал белән пөхтә генә итеп боҗраны кисеп, үсмернең бармагын азат иткәннәр.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, катлаулы хәлдә калганда 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Фото: МЧС по РБ