+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 Сентября 2025, 07:15

Биш бала бәхеткә төренеп үсә!

Беляевлар ятим сабыйларга гаилә җылысы бирә.

Биш бала бәхеткә төренеп үсә!Биш бала бәхеткә төренеп үсә!
Биш бала бәхеткә төренеп үсә!

Гүзәл Рамил кызы һәм Евгений Александрович Беляевлар гаиләсендә биш бала: үзләренеке —Рада һәм Белла, шулай ук тәрбиягә алган Вячеслав, Яна һәм Кристина.

Өлкән уллары Вячеслав Бәләбәй гуманитар-техник колледжында белем ала. Аның сеңелләре 15нче мәктәптә укый һәм уңышлары белән сөендерә. Яна— отличница, балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате белән шөгыльләнә, бассейнда йөзә, инглиз телен өйрәнә һәм велосипедта йөрергә ярата. Ул «У войны не детское лицо»  муниципаль конкурсының «Драматик нәфис сүз»номинациясендә II дәрәҗә лауреаты булган. Кристина да яхшы укый, рәсем һәм спорт белән мавыга, ә өйдә әнисенә ашарга пешерергә ярдәм итә. Ул — шул ук конкурста «Рәсем»номинациясендә III дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булган.

Рада быел беренче сыйныфка укырга төшкән һәм инде шәһәр олимпиадалары призеры булырга өлгергән, ә тагын вокал һәм театр студиясенә, бию түгәрәгенә йөри. Кечеләре Беллага нибары ике яшь — ул кызыксынучан һәм хәрәкәтчән сабый.

Беляевлар гаиләсе Бәләбәй һәм республиканың мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша. Балалар конкурслар һәм олимпиадалар лауреатлары була, ә әти-әниләре һәрвакыт янәшә —аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итә.

Евгений Александрович белән Гүзәл Рамил кызы өчен гаилә —иң кадерлесе. Нәкъ менә мәхәббәт, кайгырту һәм уртак тырышлык һәр бала үзен кирәкле һәм бәхетле итеп хис итә торган мохит тудыра.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас