+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 Сентября 2025, 04:55

Исерек үсмер “Лексус”та җилдергән

Ул автоинспекторларның машинаны туктатырга тырышуын да санга сукмаган.

Исерек үсмер “Лексус”та җилдергәнИсерек үсмер “Лексус”та җилдергән
Исерек үсмер “Лексус”та җилдергән

Башкортстанда 13 яшьлек исерек үсмер “Лексус”та автоинспекторлардан  качарга маташкан

“Не рули, малай!” социаль кампаниясе кысаларында  Салават шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 13 яшьлек исерек машина йөртүчене тоткарлаган. Юл-патруль хезмәте экипажы төнлә хезмәт вакытында “Лексус” руле артында балигъ булмаган баланы күреп алган. Полиция хезмәткәрләренең транспортны туктатырга тырышуын үсмер санга сукмый, машинаны куа башлый. Нәтиҗәдә, машинаны туктата туктаталар. 13 яшьлек яшүсмердән алкоголь исе килә.

Урынга үсмернең әнисен чакыралар.  Тикшерү күрсәтүенчә, өреп чыгарылган һаваның бер литрында 0,449 мг  алкоголь тәшкил иткән. Мондый хокук бозу өчен үсмергә карата административ материал төзегәннәр, ә чит ил машинасын махсус тукталышка урнаштырганнар. Малайның әти-әнисенә килгәндә, аларга карата тикшерү материалларын балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә җибәргәннәр.

Фото: ГАИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас