

Мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмасында тәрбияләнүче баланың кулы сыну турындагы мәгълүмат медиакиңлектә таратылды. Әнисе балалар бакчасыннан кайткан сабыеның имгәнүен ачыклаган. Травмпунктта тикшерү аның иңбаш сөяге сынганлыгын күрсәткән.
Әлеге очрак буенча “хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” һәм “ваемсызлык” мәддәләре буенча тикшерү оештырылган. Тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклаячак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсендә.
Автор фотосы.