+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
18 сентябрь 2025, 05:50

Бәгырьсез ананы колониягә озатканнар

47 яшьлек хатын үз баласыннан качып йөри.

Бәгырьсез ананы колониягә озатканнарБәгырьсез ананы колониягә озатканнар
Бәгырьсез ананы колониягә озатканнар

Башкортстанда алимент  бурычы булган хатынны колониягә озатканнар. Балигъ булмаган кызын карау өчен алимент түләүдән баш тарткан ана 8 ай холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Суд приставларының республика хезмәте мәгълүматы буенча, Аскын районында яшәүче 47 яшьлек хатын балигъ булмаган кызын карау өчен алимент түләмәгән. Хатын ирекле тормыш рәвеше алып барган. Яшәү өчен бердәнбер акча чыганагы – бергә яшәгән ирнең пенсиясе. Кыз әнисенең апасы опекасында булган.

Ир сүзләренчә, еш кибеткә чыгып киткәч, кайтуына хатын өйдә исерек хәлдә булган.

Бәгырьсез ананы административ җаваплылыкка тарттырганнар: суд гаепләнүчегә 30 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән, ләкин ул бу карарны үтәмәгән. Шул вакытта хокук бозучының биографиясенә җинаять мәддәсе өстәлгән. Гаепләнүчегә 5 ай төзәтү эшләре рәвешендәге җәза билгеләнгән, әмма бу җәза да үтәлмәгән. Суд приставлары явыз хокук бозучыга карата янә җинаять эше кузгаткан. Нәтиҗәдә, суд гаепләнүчегә 8 ай колониядә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.

 

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас