

Благовещен шәһәрендә әни кеше ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен суд каршына басачак.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1 яшьтән алып 15 яшькә кадәр алты баласы булган ана 2024 елның сентябреннән агымдагы елның июнь аена кадәр сабыйларын тиешенчә карамаган һәм спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланган. Фатирда тәртип, ашарга ризык булмаган, балалар вакыт-вакыт караучысыз калган.
Моннан тыш, быел июньдә, Благовещен шәһәренең Демьян Бедный урамындагы кибет янында, әни кеше коляскада утырган бер яшьлек кызын кыйнаган. Сабыйның башына һәм муенына берничә тапкыр суккан. Элегрәк аны үз балаларын тиешенчә тәрбияләмәгәне һәм карамаганы өчен административ җаваплылыкка тарттырган булганнар инде.
Хатын үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Благовещенск районы һәм шәһәр буенча мировой судьяга җибәрелгән. Күзәтчелек ведомствосы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча район хакимияте һәм Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлеге җитәкчеләре адресына әлеге гаиләгә карата тиешенчә профилактик эш башкармау сәбәпле тәкъдимнәр кертелгән.
Автор фотосы.