

Республикада узган тәүлектә урманнарда 4 кеше югалган. Уфада ике ир урманга гөмбә җыярга киткән, аларның берсе югалган.
Благовар районының Яңыш авылында ике кеше урманга килеп, басуда адашканнар.
Учалы районында ир кеше балык тотканда югалган.
Бәхеткә, аларның барысы да табылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буена Баш идарәсе урманга җыенганда берничә гади, ләкин мөһим кагыйдәне истә тотарга чакыра:
Телефоныгыз тулы зарядкалы булсын. Тулысынча корылган телефон һәм портатив аккумулятор (powerbank) алыгыз. Батарея зарядын саклагыз. Ул сезгә ашыгыч ярдәм итә ала.
Маршрутны алдан язып куегыз. Туганнарыгызга яки дусларыгызга һәрвакыт кайсы урманга баруыгызны һәм кайчан кайтырга ниятләвегезне әйтегез. Бу эзләүне шактый тизләтә торган төп кагыйдә.
Югалган очракта тиз табарга ярдәм итә торган әйберләрне үзегез белән алыгыз:
Әгәр адаштыгыз икән, шул урында туктагыз, 112 номеры буенча ярдәм чакырыгыз.
Үзегезне саклагыз! Сезнең хәвефсезлек — сезнең кулда!