+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 сентябрь 2025, 09:35

Питбайта җилдерүләр үкенечкә илтә...

Тагын бер үсмер авыр хәлдә.

Питбайта җилдерүләр үкенечкә илтә...Питбайта җилдерүләр үкенечкә илтә...
Питбайта җилдерүләр үкенечкә илтә...

Кичә, 22 сентябрь кичендә, Уфаның Ленин районындагы 8 Март авылында 37 яшьлек хатын “Хендай Солярис” руле артында кросс мотоциклы белән идарә иткән 16 яшьлек үсмерне бәрдергән. Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә питбайктагы үсмер дәваханәгә озатылган.

Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, үсмер әлеге вакытта дәваханәдә авыр хәлдә. Аңа питбайкны әнисе бүләк иткән. 8 Март авылында яшәүчеләр үсмернең еш кына урамда кызу йөрүенә, машиналар каршына чыгуына зарланган.

Фото: ДАИ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас