

Башкортстанда 16 яшьлек үсмер өйдә тән пешүләре алган. Малайны дәваханәгә салганнар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Күмертау дәваханәсенә сул кулы һәм уң җилкәсе пешкән 16 яшьлек үсмерне китергәннәр.
Тикшерү уздырганнан соң, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы янгынның беренчел сәбәбен ачыклаган. Ул электр җиһазының авария режимында эшләвеннән, кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы респулика халкын искәртә:
эшләп торган электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз;
өйдә, фатирда янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз;
искергән электр челтәрен, җиһазларны вакытында яңартыгыз.
Фото: МЧС по РБ