

Фаразлануына, баланы үз әтисе алып киткән. Социаль челтәрләрдә Башкортстан суд приставларының республика хезмәте хәбәр итүенчә, республикада яшәүче Александр Б. һәм аның 2019 елда туган балигъ булмаган кызын эзләүгә игълан иткәннәр. Аларны бала белән аралашу турындагы суд карарын үтәмәүгә бәйле рәвештә эзлиләр.
Иргә чит илгә чыгуны чикләгәннәр. Ведомство мәгълүматлары буенча, кызның әтисе белән бергә Әстерхан өлкәсендә булуы мөмкин.
Аларның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматны белүчеләрдән Башкортстан буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең дежур бүлегенә 8 (347) 273-56-40, 8 (919) 159-53-33 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: ГУФССП России по РБ, Vk