+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 Сентября 2025, 05:35

Бала күңелен аңлый торган әти-әни эзли

Язмыш җилләре кагылган кызга гаилә җылысы тоярга язсын!

Бала күңелен аңлый торган әти-әни эзлиБала күңелен аңлый торган әти-әни эзли
Бала күңелен аңлый торган әти-әни эзли

Сез фотода күргән мөлаем йөзле Серафима 2013 елда дөньяга килгән. Ул — нечкә күңелле, назлы һәм ярдәмчел кыз, үзен яратачак һәм аның турында кайгыртачак гаиләсе, әнисе белән әтисе булуын бик көтә.

Сима дустанә һәм ачык кыз, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән дә уртак телне җиңел таба. Кызның дуслары күп, аның янында һәрвакыт җылы һәм тыныч. Ул мөнәсәбәтләрне саклый белә һәм ышанычны аклый.

Бу кыз беркайчан да бер урында гына утырмый: конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаша, кызыксынып яңалыкларга тотына. Ә күптән түгел Сима җиңел атлетика белән җитди мавыккан һәм инде ярышларда призлы урыннар ала. Ул тәртипле, мөстәкыйль һәм спорт белән бәйле киләчәгенә зур планнар кора.

Серафима— ул яхшылык һәм тормышка омтылыш белән балкып торган кечкенә генә ут. Һәм барыннан да бигрәк аңа янәшәдә яратучы кешеләр һәм өй җылысы булуы кирәк.

Сез дә бу ятим кызга ярдәм итә аласыз, дуслар. Бу мөлаем бала турында дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез, бу постны социаль челтәрләрдә бүлешегез.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас