+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 сентябрь 2025, 17:30

Укучы балалар утырган автобус ауган

Бүген Башкортстанда мәктәп автобусы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. 

Укучы балалар утырган автобус ауганУкучы балалар утырган автобус ауган
Укучы балалар утырган автобус ауган

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, бүген көндез Дәүләкән районында, Казангул – Соколовка автомобиль юлының 5 чакрымында, авария булган. 59 яшьлек водитель ПАЗ автобусы руле артында идарә итүне башкара алмаган һәм транспорт юл читенә төшеп ауган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек пассажир җәрәхәтләр алган, аны дәваханәгә салганнар, икесенә табиблар урында ярдәм күрсәткән. Мәктәп автобусы Дәүләкән лицей-интернатыннан балаларны район авылларына илтән. Бу вакытта салонда водительдән тыш озата баручы һәм өч тугызынчы сыйныф укучысы булган.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас