+24 °С
Дождь


Уфада коткаручылар 2 яшьлек малайга ярдәмгә килгән. Бу хакта шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.
Уфаның Бердәм диспетчерлык хезмәтенә ике яшьлек малайның әнисе мөрәҗәгать иткән. Бала башына пластик чүлмәк кигән һәм кысылып калган. Ул куркудан кычкырып елый башлагач, әнисе коткаручылар чакырткан.
Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре тиз арада килеп җитеп, нәни “әсирне” азат иткәннәр.
Фото: УГЗ по Уфе