

Башкортстанда аферистлар балаларны алдап, аларның ата-аналарын акчасыз калдырганнар. Октябрьский шәһәре полициясенә 39 яшьлек хатын мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, хатынның балигъ булмаган кызы телефонда уйнаган. Кызга ахирәте исеменнән язганнар һәм билгесез аккаунтка күчүне сораганнар, ә анда әти-әнисенең банк карталары мәгълүматларын язырга кирәк булган. Басым астында кыз барлык күрсәтмәләрне үтәгән һәм җинаятьче әти-әнисенең исәбеннән 190 мең сумнан артык акчаны урлаган.
Шундый ук гариза белән Уфада яшәүче 39 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүченең кызы мавыгып телефон уеннары уйнаганда, аңа билгесез аккаунттан онлайн-уенда өстәмә бонуслар сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Җинаятьче, баланы кызыксындырып, әти-әнисенең банк картасын фотога һәм видеога төшерергә, шулай ук мәгълүматларны тапшыру өчен банк кушымтасына керергә күндерә. Баланың ышанучанлыгы ата-анага бик кыйммәткә төшә. Мошенник 490 мең сумнан артык акчаны салдырып өлгерә.
"Балаларга беркемнең дә банк карталары мәгълүматларын, SMS кодларны яисә сезнең телефонга керү мөмкинлеген сорарга хокукы булмавын аңлатыгыз. Аларны Интернетта чит кешеләргә кыю итеп „юк“ дип әйтергә өйрәтегез. Балаларыгызның телефоннарын тикшерегез, кушымталарда сатып алу мөмкинлеген чикләгез һәм алар белән социаль челтәрләрдә нинди куркыныч янавы турында даими фикер алышыгыз”, — дип киңәш бирә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Автор фотосы.