

Әле быелгы отпусктан эшкә чыкканыгызга күп тә үтмәде, инде икенче җәйне түземсезләнеп көтәсезме?! Белгечләр 2026 елда акча ягыннан иң отышлы айларны билгеләп тә куйган.
Алдагы елның июле ял өчен иң отышлы ай булачак. Анда 23 эш көне көтелә. Апрельдә, сентябрьдә, октябрьдә һәм декабрьдә бер көнгә азрак, 22шәр көн.
Ял итү өчен иң отышсыз айлар 15 эш көне булган гыйнвар, 19ар эш көне булган февраль һәм май, шулай ук ноябрь – нибары 20 эш көне булачак.
Аз булса да финанс яктан да файдасы булсын, дисәгез, шушы айларга исәп тоту яхшырактыр, дуслар.
Автор фотосы.