+24 °С
Яңгыр


Благовар районының Благовар авылында яшәүче Городиловлар гаиләсе шатлыклы мизгелләр кичерә. Регина Радик кызы һәм Денис Александровичның тугызынчы сабыйлары туган. Яңа туган малайның авырлыгы 5100 грамм, буе – 61 сантиметр!
Бәхетле әти-әнине котлауларга без дә кушылабыз! Баһадир малайга әти-әнисе, абый-апалары кочагында иркәләнеп, сау-сәламәт, бәхетле булып үсәргә язсын!
Фото:Моя Уфа, ТГ