

Нуриман районының Нимесләр авылында Әлмөхәммәтов урамында урнашкан йорт янган. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре, Байгилде һәм Яңа күл авыллары иреклеләре 42 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергәннәр. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, йортта күпбалалы гаилә яшәгән. Бәхеткә, янгын вакытында балалар өйдә булмаган. Йортта янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган, ләкин аның батареясе булмаган.
Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Фото:МЧС по РБ