

Чиләбе өлкәсендә суд саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү турындагы эш буенча урындагы 36 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарган. Бу хәл 2024 елның җәендә Сосновский районының Кременкуль поселогында булган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, америка стаффордшир терьеры шәхси территориядән йөгереп чыккан һәм якында гына уйнаган балага һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә малайның колак кабырчыгының бер өлешен кисеп алганнар, шулай ук аның башында җәрәхәт эзләре калган.
Тикшерү барышында хатын үз теләге белән зыянны каплаган. Дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, суд аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калып, бер ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.
Автор фотосы.