+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
30 Сентября 2025, 14:35

Әнисез дә, энекәшсез дә калдылар...

Өч баланы ятим итүчеләр фаҗига урыныннан качып киткән.

Әнисез дә, энекәшсез дә калдылар...Әнисез дә, энекәшсез дә калдылар...
Әнисез дә, энекәшсез дә калдылар...

Тикшерүчеләр юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре турында хәбәр итте.

25 сентябрь кичендә Туймазы районында, М-5 трассасының 1333нче километрында, коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.  “Лада Ларгус” һәм “Geely Monjaro” автомобильләре бәрелешкән. “Ларгус”та Межгорьеда яшәүче гаилә – 39 яшьлек ир, аның хатыны һәм 5 яшьтән 17 яшькә кадәр дүрт баласы булган. 39 яшьлек хатын фаҗига урынында һәлак булган, аның ирен һәм улларын дәваханәгә салганнар. Балаларның кечесе – 5 яшьлеге комада була, ул дүртенче көнгә үлгән.

“Geely Monjaro” руле артында Ставрополь краеның 33 яшьлек кешесе булган, бу машинада зыян күрүчеләр булмаган.

Тикшерүчеләр ачыклавынча,  юл-транспорт һәлакәте бөтенләй башка автомобильләр аркасында килеп чыккан, алар узу өчен каршы як полосога чыккан. Ике водитель дә авария урыныннан качкан. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, гаеплеләрне Бүздәк районында тоткарлаганнар.  Томск өлкәсеннән – 46 яшьлек һәм Омск өлкәсеннән 45 яшьлек водительләргә карата гаепләү карарын раслаганнар, хәзер алар СИЗОда.

Фото: Башинформ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас