+24 °С
Дождь


Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Күмертауда балаларга сукбай эт һөҗүм итүе белән бәйле хәлне контрольгә алган. Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның сентябрендә агрессив хайван урамда йөргән өч малайга ташланган, аларның берсен тешләгән. Зыян күрүчегә медицина ярдәме кирәк булган.
Русия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә җинаять эше кузгатканнар.
Фото: fotobank02.ru