+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 Октября 2025, 07:15

Кан басымын дөрес үлчисезме?

Республика кардиология үзәге табибы төп кагыйдәләрне искә төшерде.

Кан басымын дөрес үлчисезме?Кан басымын дөрес үлчисезме?
Кан басымын дөрес үлчисезме?

“Ufanovosti.ru” басмасына  Республика кардиология үзәгенең йөрәк-кан тамырлары хәвефе белән идарә итү үзәге мөдире, табиб-кардиолог Алина Харасова сөйләгән.

Табиб билгеләвенчә, кан басымын тыныч хәлдә үлчәргә кирәк. Шуңа күрә тонометрга тотынганчы, кимендә биш минут тыныч утырыру мотлак. Әгәр кеше яңа гына ашаган, физик яисә эмоциональ активлык булган икән, ким дигәндә 15 минут ял итү яхшырак. Кан басымын бары тик арканы терәп утырган хәлдә, кулны өстәлгә яисә каты җиргә куеп үлчәргә кирәк.

 Бу вакытта сөйләшмәү һәм хәрәкәтләнмәү яхшырак. Җиңне терсәктән бер-ике сантиметрга югарырак күтәреп кую мөһим. Әгәр басым беренче тапкыр үлчәнсә, аны ике кулда да үлчәргә кирәк. Ә аннары югарырак нәтиҗә күрсәткән кулда үлчәгез.

Гипертония белән авыручыларга табиб тонометр күрсәтмәләрен язып, үзконтроль көндәлеген алып барырга киңәш итә. Өстәвенә, кан басымын көн саен бер үк вакытта үлчәү яхшырак.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас