+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
2 октябрь 2025, 07:10

Дүрт балага гаилә җылысы бүләк иткәннәр

Бөрҗән районында яшәүче Зәйнуллиннар күпләргә үрнәк.

Дүрт балага гаилә җылысы бүләк иткәннәрДүрт балага гаилә җылысы бүләк иткәннәр
Дүрт балага гаилә җылысы бүләк иткәннәр

Бөрҗән районыннан Салават Мөхәммәтгази улы һәм Зөһрә Риф кызы игелекле һәм хезмәт сөючән булулары белән билгеле. Аларның Иске Собхангол авылындагы йортлары— чәчәкләргә һәм яшеллеккә күмелгән чын оҗмах почмагы. Монда хуҗаларның табигатькә, хезмәткә һәм кешеләргә булган мөнәсәбәте ачык сизелә.

Зәйнуллиннар 27 ел бергә гомер итә. Ә 12 ел элек алар гаилә кирәк булган балаларга үз йөрәкләрен һәм ишекләрен ачкан. Шулай итеп, Руслан, Илина, Эльвина һәм Лиана кайгыртучанлык һәм җылылык белән төреп алырга әзер әти-әниләрен тапкан.

Бу гаилә беркайчан да тик тормый: алар балаларны хезмәткә өйрәтә, аларның мавыгуларын хуплый, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Өлкән уллары Руслан, һөнәр алып, гаилә корган һәм хәзер контракт буенча махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Әти-әнисе аның белән бик горурлана һәм өйгә исән-сау әйләнеп кайтканын көтәләр. Игезәк кызлары Илина белән Эльвина үз һөнәрләрен сайлаган: берсе — филолог булырга, икенчесе фельдшерлыкка укый. Кече кызлары Лиана мәктәптә «дүртле» һәм “бишле" гә укый, әнисенә өйдә булыша һәм өлкәннәрдән үрнәк ала.

Зөһрә Риф кызы чәчәкләр үстерү белән мавыга, бу аның өчен шатлык та, илһам да. Салават Мөхәммәтгази улы — танылган умартачы, аның хезмәтенә районда да һәм аннан читтә дә хөрмәт белән карыйлар.

Тәрбиягә алган балалар үскәч тә, гаилә белән элемтәне югалтмый, киңәш һәм ярдәм сорап әти-әниләре янына кайта. Бу иң мөһиме —Зәйнуллиннар йортында алган җылылык гомер буе балалар йөрәгендә кала.

Район халкы бу гаиләне тыйнаклыгы, игелеге һәм башкаларга күрсәткән үрнәге өчен хөрмәт итә.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас