

Туймазыда юл-транспорт һәлакәтендә 40 яшьлек хатынның үлүе, 5 яшьлек кызының җитди җәрәхәтләр алуы турында язган идек инде. Үлемгә китергән авария буенча полиция җинаять эше кузгаткан. Хокук саклау органнарындагы үз чыганагына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы һәлакәтнең нечкәлекләрен хәбәр итте.
"Лихач юл буйлап чабып барганда, 40 яшьлек хатын кызы белән машина юлына чыга башлаган: алар мәктәпкә әзерлек дәресләреннән кайтып килгәннәр. Әни кеше соңгы секундта үзләренә очып килүче машинаны күреп алды һәм җавап бирергә өлгерә: ул баланы гәүдәсе белән каплап, бәрелүне үз өстенә ала. Машина килеп бәрелүдән, аларны читкә алып ташлый, хатын егылганда башы белән бик каты бәрелә, үлемгә китерерлек җәрәхәт ала. Аның кызына баш сөяге-ми җәрәхәте, умыртка сөяге имгәнүе диагнозы куела. Бала юл-транспорт һәлакәте урынында ук елый һәм әнисен чакыра. Дәваханәгә аның янына туганнары килгән. Әтисенең берничә ел элек үлгәнлеге билгеле. Бала ятим калды”, - дип сөйләгән “Башинформ”га әңгәмәдәше.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин мәгълүматлары буенча, кыз реанимациядә тотрыклы авыр хәлдә. Аның сәламәтлеге – министрның шәхси контролендә. Консультация өчен Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары килгән. Реаниматолог һәм нейрохирург урында турыдан-туры консультацияләр уздырган.
Яшь водительгә килгәндә, кайбер мәгълүматлар буенча, ул колледжда укый, курьер булып акча эшли. Егет әйтүенчә, ул җәяүлеләрне күрмәгән һәм бәрдермәс өчен кибет ягына борылган.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Машина йөртүчене тоткарлаганнар.
Автор фотосы.