+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
2 октябрь 2025, 05:25

Сабый әнисен сорый...

Аның газиз кешесе кичә коточкыч авариядә һәлак булган.

Сабый әнисен сорый...Сабый әнисен сорый...
Сабый әнисен сорый...

1 октябрь кичендә Туймазы шәһәрендә коточкыч авария булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Комаров урамында 20 яшьлек водитель “Лада Приора” руле артында җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган кечкенә балалы 40 яшьлек хатынны бәрдергән. Бәрелүдән соң җиңел машина юлдан очып чыгып, юл читендәге кибет витринасына килеп бәрелгән.


Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәрелү шулкадәр көчле булган ки, әни кеше фаҗига урынында, ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган. Аның 5 яшьлек кызын дәваханәгә китергәннәр, бала авыр хәлдә. Шаһитлар сүзләренчә, сабый аңында һәм ул әнисе турында сорый.


Авария мизгеле тышкы күзәтү камераларына эләккән, видео социаль челтәрләргә таралды. Кадрларда “зебра”га кечкенә кызын җитәкләгән хатын чыгуы күренә. Бер-ике мизгелдән соң каяндыр “Приора”га килеп чыга һәм җәяүлеләргә бәрелә.  Водитель айнык булган.

 

Фото: ДАИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас