+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
2 Октября 2025, 06:05

Уфада 22 бала Коксаки вирусы йоктырган

Бу инфекциядән вакцина юк.

Уфада 22 бала Коксаки вирусы йоктырганУфада 22 бала Коксаки вирусы йоктырган
Уфада 22 бала Коксаки вирусы йоктырган

 Уфада энтеровирус инфекциясенең 22 очрагы теркәлгән. Барлык авыручылар – балалар. Төбәк буенча “Роспотребнадзор” идарәсе  мәгълүматлары буенча, авыручылар саны уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 2,2 тапкырга кимрәк. Теркәлгән очраклар берәр генә яисә вирус күпләп таралмаган.

Энтеровирус инфекциясе – 100дән артык төрдәге энтеровируслар китереп чыгара торган йогышлы авыру. Иң билгелесе – Коксаки. Бу вирус белән балалар ешрак авырый. Ул су, начар юылган яшелчәләр, җиләк-җимешләр, пычрак куллар, уенчыклар аша йога. Инфекция чыганагы – авыру кеше яисә вирус йөртүче. Инкубация чоры уртача 1-10 көн тәшкил итә.

Коксакиның симптомнары төрле: тән температурасының 39-40  градуска кадәр күтәрелүе, көчле баш авыртулар, косу, көзән җыеру синдромы, тәнгә тимгелләр чыгу, томау, ютәл, тамак авыртуы, мускуллар авырту, хәлсезлек.

Энтеровирус инфекциясеннән вакцина юк. Аннан гади профилактика чараларын үтәп кенә сакланырга мөмкин:

бәдрәфкә барганнан соң һәм ашар алдыннан кулларны юарга,

пычрак куллар белән биткә кагылмаска,

яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне юарга,

йогышлы авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәскә,

кайнатылган яисә шешәдәге суны гына эчәргә.

Энтеровирус инфекциясе симптомнары барлыкка килгәндә, вакытында дәвалау алу өчен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас