

Прокуратура спорт әзерлеге үзәге инструкторына карата җинаять эшен судка җибәргән.
Күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның мартында мәктәпләрнең берсендә укучылар төркеме бассейнга бару өчен Ленин районындагы спорт үзәгенә килгән. Үсмерләрнең берсе йөзә белмәгән.
Гаепләнүче, җаваплы инструктор буларак, баланың бассейнда коткару жилетыннан башка булуына юл куйган, хәвефсезлек техникасы инструктажын үткәрмәгән. Нәтиҗәдә 13 яшьлек малай бата башлый һәм аңын югалта. Балигъ булмаган баланың сәламәтлегенә авыр зыян салынган.
"Үсмер су астына китә һәм, иптәше күргәндә, аркасы белән өскә калкып чыккан була. Тегесе шау-шу куптарды. Суга батканнан соң якынча минут ярым вакыт узган. Тренер, кычкырганны ишетеп, суга ташланган һәм үсмерне чыгарган, ләкин реанимация гамәлләрен очраклы рәвештә бассейнга килгән реаниматолог башкарган. Ул балигъ булмаганның йөрәген эшләтеп җибәргән, — дип хәбәр иткән “Башинформ” га үз чыганагы.
Бассейн инструкторына карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яисә биш елга кадәр мәҗбүри эшләр яисә 500 мең сумга кадәр штраф белән алты елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү яный.
Җинаять эше Уфаның Ленин районы судына җибәрелгән.
Автор фотосы.