+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 октябрь 2025, 04:35

Әй, бу балалар...

10 яшьлек малайга коткаручылар чакыртканнар.

Әй, бу балалар...Әй, бу балалар...
Әй, бу балалар...

Сибай шәһәрендә урамда уйнаган вакытта 10 яшьлек малай  агачка менәргә уйлаган, ләкин аннан җиргә төшә алмаган. Аны агачтан төшерү өчен Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручыларын чакыртырга туры килгән.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, бала 4 метр биеклектә булган һәм егылудан куркып, ботакларга ябышкан. Коткаручылар баскыч ярдәмендә малайны агачтан җиргә төшергәннәр. Бәхеткә, бала зыян күрмәгән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре ата-аналарны балаларына һәм аларның  кайда уйнап йөрүләренә игътибарлы булырга, урамда хәвефсезлек кагыйдәләренә өйрәтергә чакыра.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас