

Башкортстанда яшәүчеләр әнисе юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган 6 яшьлек Софиягә 740 мең сум акча җыйганнар. Туймазы шәһәрендә кызы белән юл аша чыгып барган 40 яшьлек хатынны зур тизлектә килгән машина бәрдерүе турында язган идек инде. Кызганычка каршы, әни кеше авария урынында һәлак булган. Аның 6 яшьлек кызы тома ятим калды. Берничә ел элек баланың әтисе дә үлгән.
Игелекле кешеләр шулай ук кыз өчен кием-салым, гигиена чаралары, планшет алганнар. Әлеге вакытта сабый белән дәваханәдә булган туган кешесе - апасына ашарга китергәннәр.
Баланың язмышына битараф булмаучылар һәм акча җыюда катнашучылар сабыйга фатир сатып алу турында да сүз алып бара, чөнки ул әнисе белән бергә арендага алынган торакта яшәгән.
Фото:социаль челтәрләрдән