+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
4 октябрь 2025, 06:25

Биш яшьлек баланы да үзләре белән алганнар...

Тауга походка киткән гаиләне алтынчы тәүлек эзлиләр.

Биш яшьлек баланы да үзләре белән алганнар...Биш яшьлек баланы да үзләре белән алганнар...
Биш яшьлек баланы да үзләре белән алганнар...

Красноярск краенда тауга походка киткән балалы гаиләне алтынчы тәүлек эзлиләр. Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ир белән хатын  һәм аларның биш яшьлек кызлары 28 сентябрьдә Буратинка тавы юнәлешендә маршрут буенча турпоходка киткән. Гаилә походка төркем составында барырга тиеш булган, ләкин һава торышының начараюы аркасында барырга теләүче кешеләр җыелмаган. Тик Усольцевлар кире уйламаган һәм тауга юл тоткан.

Ведомствода фаразлануынча, тауга якынлашканда һава торышы кинәт үзгәрә башлаган, карлы яңгыр яуган һәм җил күтәрелгән, шуңа күрә алар, бәлки, кайдадыр ышыкланганнар һәм адашканнардыр. Аларны соңгы тапкыр күргән шаһитлар өлкәннәрнең дә, баланың да бик җиңелчә киенгән булуын билгели.

Шунысы да шомландыра: гаилә югалган урманда аюлар, бүреләр, кыргый кәҗәләр һәм башка җәнлекләр яши, дип хәбәр итә төбәк Тикшерү комитеты. 

Эзләүдә 200гә якын кеше катнаша. "ЛизаАлерт" волонтерларына күрше төбәкләрдән дә ирекмәннәр кушылган. Кызганычка каршы, әлегә бер хәбәр дә юк...

Фото: РИА Новости

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас